г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар.
Партнеры
Милли мәгариф буенча яңалыклар.

16 нчы апрель көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Баланны төп мәктәбендә “Дәресләрдә милли төбәк компоненты куллану аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” дигән семинар үткәрделәр. Мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Якупова 8 нче сыйныфта Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре буенча укучыларның эзләнелгән фәнни проект эшләрен тәкъдим итте. Шулай ук, укытучылар елы уңаеннан әзерләнгән “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” дигән бәйрәм кичәсе каралды.
Семинарның теоретик өлешендә фикер алышу барышында район укытучылары коллегаларына үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. 2009/2010 нчы уку елына татар теле һәм әдәбиятыннан урта (тулы) мәктәп курсы имтиханнары өчен сочинение комплектларын карап чыктылар.

Районның 14 урта, 9 төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Зирәк тиен” республикакүләм уен-конкурсы узды. Әлеге конкурста барлыгы 736 укучы теләп катнашты. Конкурс барышында Мөслим гимназиясе (114 укучы), Мөслим лицее (96 укучы), Мөслим №2 (76 укучы), Күбәк (49 укучы), Симәк (34 укучы), Әмәкәй (32 укучы), Баек (31 укучы) урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары активлык күрсәттеләр. Республикакүләм уен-конкурста катнашкан барлык укучыларга да җиңүләр телибез.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәгариф” журналы редакциясе һәм Бөек Ватан сугышы мемориаль музее белән берлектә, Татарстан Президентының “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү турында”гы Указына таянып, “Бөек Җиңү кайтавазы” дигән республика конкурсы игълан иткән иде. Конкурска Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңүнең дөньякүләм тарихи әһәмиятен, бу елларда Татарстан халыкларының сугышчан һәм хезмәт батырлыгы калку чагылыш тапкан иң яхшы публицистик язмалар, дәрес эшкәртмәләре, класстан тыш чара үрнәкләре кабул ителде. Әлеге бәйге 2009 нчы елның маеннан 2010 нчы елның 15 нче мартына кадәр дәвам итте.
Конкурка барысы 100 гә якын язма эш алынган.
Оештыру комитеты һәм жюри биргән материалларга нигезләнеп җиңүчеләр билгеләнгән. Җиңүчеләр 2010 нчы елның 23 нче апрелендә “Бөек Җиңү даны сүрелмәс” дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәреләчәк бүләкләү тантанасына чакырыла. Җиңүчеләр рәтендә Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Чулпан Индус кызы да бар. Чулпан Индусовнаны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Татар дәүләт гуманитар-педагогик университеты һәм Татарстан Республикасы язучылар союзы, бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән “Илһамлы каләм” әдәби республикакүләм конкурста Мөслим №2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нәфисә Атаҗанова II турга узды. Укучы һәм укытучысы Гөлназ Җәлилова 24 нчы апрель көнне әлеге бәйрәм тантанасына Казан шәһәренә чакырылалар. Аларга уңышлар телибез.

20.04.2010

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту