г.
Мәгариф бүлеге начальнигы Г.Ә.Закированың беренче кыңгырау бәйрәме белән котлавы
Партнеры
Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара.

Бүген илебезнең барлык төбәкләрендә дә балалар шаулап-гөрләп мәктәпләргә киләләр. Алар сафында районыбызның 2555 укучысы озын, ләкин кызыклы, ачышлар белән тулы белем дөньясына чираттагы адымнарын ясыйлар. Мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.

Бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Матур итеп киенгән, бер кулына портфель, ә икенчесенә чәчәкләр тоткан 1 нче сыйныф укучыларын күреп күңел сөенә. Бүген 209 нәни дустыбыз район укучылары сафын тулыландыра. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән бу нәни кызчыклар һәм малайларның исемнәре аның тарихына бары тик якты сәхифәләр белән генә кереп калсын, дип телик.

1 нче сентябрь - укучыларын сагынып көтеп алучы укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре өчен дә зур бәйрәм. Хөрмәтле укытучылар! Яңа уку елы сезнең күңелләрдә мәгарифне яңарту һәм үстерүгә яңа өметләр уятсын. Сөенечкә, республика һәм район җитәкчелеге балалар турында кайгыртуны беренче планга куеп эшли: елдан-ел укыту-тәрбия өчен шартлар яхшыра, яңа уңышларга ирешү өчен мөмкинлекләр арта бара. Укытучыларның хезмәт хаклары, заманча җиһазланган мәктәпләр саны арту, компьютерлар паркы яңартылу, югары тизлектәге интернет челтәре, “электрон мәктәп” – болар барысы да район һәм республикада тормышка ашырылучы дәвамлы проектлар. Армый-талмый эшләргә, яңадан яңа иҗади үрләр яуларга язсын сезгә.

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Бүгенге тантанада иң күп дулкынланучылар, мөгаен, 11 нче сыйныфка килүчеләрдер, чөнки алар өчен бүген соңгы уку елы башланачак. 11 нче сыйныфта укыячак 196 укучы өчен бүген мәктәпләрдә беренче кыңгырау соңгы тапкыр яңгырый. Алар тормышында җаваплы этап башлана.

Хөрмәтле укытучылар! Яңа уку елына кергәндә, һәркайсыгызга саулык, иҗади уңышлар телим. Кадерле балалар! Сезгә яңа уку елы шатлык-сөенечләр, бары тик “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә алып килсен. Илебездә иминлек һәм тынычлык булсын.

31.08.2011

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту