г.
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!
Партнеры
Табигатьнең матурлыгына сокланып туймаслык алтын көздә безнең профессиональ бәйрәмебез – Укытучылар көне билгеләп үтелә.

Укытучы... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия, чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы синең фидакарь хезмәтең нәтиҗәсендә салына. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яшисең. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың.

Һәркайда кеше – бәһаләп бетергесез кыйммәтле хәзинә. Кешеләр – илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз. Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне Кеше итәсез, олы юлга илтәсез.

Мәгариф хезмәткәрләре - райондагы иң хөрмәтле, зыялы кешеләр. Укучыларның ышанычын аклау, мөгаллим дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Сез көн саен балалар, ата-аналар һәм бик зур тизлек белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тотасыз. Мәгариф өлкәсенә вакыт югары таләпләр куя. Бүгенге шартларда балалар белән эшләү бигрәк тә җиңел түгел. Һәрдаим камилләшергә, өр-яңа мәгълүмати технологияләрне, укыту программаларын үзләштерергә, инновацион технологияләрне тормышка ашырырга кирәк.

Район мәгарифенең бүгенге казанышлары – ул сезнең фидакарьлек, тырышлык нәтиҗәсе. Укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез бетмәс энергия белән, максатына хыянәт итмичә мәгариф эшенә хезмәт итә, алар һәрчак эзләнүдә, иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнә һәм укыту процессына кертә, бүгенге көн педагогикасының актуаль проблемаларын иҗади чишә. Нәтиҗәдә, район мәгарифе инновацион үсеш юлында яңадан яңа үрләр яулый, горурланырлык хезмәткәрләребез арта.
Профессиональ бәйрәмебез уңаенннан яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә намуслы хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннарга, бүгенге көндә тырыш һәм иҗади хезмәтләре белән куандыручы барлык мөгаллимнәргә хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм, барыгызга да сәламәтлек, иминлек, рух күтәренкелеге телим. Бәйрәм көнендә Сезгә меңләгән укучыларыгызның рәхмәт хисләре, җылы сүзләр белән чәчәк букетларына төренеп, барып ирешсен.

03.10.2011

Тирән ихтирам белән, мәгариф бүлеге начальнигы Л.Х. Бариев

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту