г.
Милли мәгариф буенча яңалыклар
Партнеры
Татарстан Республикасы мәгариф һәм мәгариф министрлыгы “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе үткәрде. Жюри әгъзалары барлыгы 41 интернет-проектка бәя бирде.

Җиңүчеләр арасында I урынны “Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты” интернет-проекты (http://gzalilova.narod.ru) авторы/җитәкчесе аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);

II урынны “Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә” интернет-проекты (http://tugan-awlm.blogspot.com) авторлары/алып баручылары Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы җитәкчелегендә укучыларның Әмәкәй урта мәктәбенең Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге коллективына (“Укучы – җәүһәр” номинациясе);

III урынны “Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты” интернет-проекты (http://muslum-tat.narod.ru) идея авторы Мөслим мәгълүмати-методик үзәгенең милли мәгариф буенча югары категорияле методисты Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызына, проект җитәкчесе Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызына һәм администраторы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызына (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);

Лауреат исемен алган “Туган телдә данлап яшик туган җирне!” интернет-проекты (http://tugan-tel.blogspotucoz.ru) авторы/җитәкчесе Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);

“Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты” интернет-проекты (http://tuan-tel.blogspot.com) авторы/җитәкчесе Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе).

Җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез. Булдырасыз, кызлар!

28.10.2011

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту