г.
“Башлангыч классларда әдәби уку дәресләрен А.Яхин концепсиясе буенча укыту үзенчәлекләре” дигән темага семинар узды
Партнеры
27 нче октябрь көнне КМБ җитәкчеләре һәм башлангыч мәктәп җитәкчеләре катнашында Иске Чакмак башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Башлангыч классларда әдәби уку дәресләрен А.Яхин концепсиясе буенча укыту үзенчәлекләре” дигән темага семинар уздырылды.

Семинар барышында мәктәпнең укытучысы Шәрифуллина Нурия Тимергали кызы 3 нче сыйныф өчен татар халык әкияте буенча “Саран белән Юмарт”әдәби уку дәресен һәм “Яшелчә бакчасында” дигән темага ачык чара күрсәтте. Салауз-Мухан мәктәбе укытучысы Гараева Р.М. килгән укытучылар өчен Ш.Галиевның “Физзарядка ясый куян”шигыре буенча мастер-класс күрсәтте.

Семинарның теоретик өлешендә Ташъелга мәктәбе укытучысы Галимова Р.З. “Дәресләрдә эш төрләре”, Мөслим гимназиясе укытучысы Идиятуллина М.А. “Укытучының компетентлыгы”темалары буенча чыгыш ясадылар.

28.11.2011

Добавить свой логотип можно здесь
 
  Новости     О нас     Общее образование     Дошкольное образование     Дополнительное образование     Экономика образования     Приоритетный национальный проект «Образование»     Конкурсы, олимпиады     Национальное образование     Образовательные учреждения     Нормативные документы     Педагогические кадры     ЕГЭ, ГИА-9     Профильное образование     Профсоюзная жизнь     Антикоррупционная политика     Web-мониторинг системы образования     Линии техподдержки
Copyright © 2024
“Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ”
Все права защищены
Разработка сайта - Netkam
поиск по сайту